«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 2,4 км озынлыктагы, IV - техник категорияле «Комлы Ковал-Орлов» автомобиль юлының 0,1 – 2,5 км участогын ремонтлауга керештеләр.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нт тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу һәм 17 мең кв. метрдан артык мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетон өслеген урнаштыру һәм юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләре каралган.
Хәзерге вакытта юл хезмәтләре А16 тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам сала. Подряд оешмасы булып «Татавтодор» АҖ тора.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.