Бүгенге көнгә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 196 800 кв. метрдан артык мәйданда чокырлар ремонтланган, 25 200 тоннадан артык салкын һәм кайнар асфальт-бетон тотылган.
Гомуми файдаланудагы автомобиль юлларындагы чокырлыкларны бетерү һәм карап тоту эшләре белән беррәттән, юл предприятиеләре төзелгән дәүләт контрактлары кысаларында агымдагы елгы юл эшләре Программасын үтәү буенча әзерлек чараларын актив алып баралар.
Шулай ук искә төшерәбез, 2025 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында күчәргә йөкләнеш 6 тоннадан артып киткән транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Хәрәкәтне вакытлыча чикләүне кертү зарурлыгы автомобиль юлларының конструктив элементларының язгы чорда артык дымлануы аркасында тотып тору сәләте кимү белән бәйле. Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән.