Казанда илкүләм проект буенча Достоевский урамындагы юлүткәргечне ремонтлауга керештеләр

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Казан шәһәренең Совет районында Достоевский урамындагы юл үткәргечне ремонтлый башладылар. Хәзерге вакытта күпер өслеген сүтү буенча эшләр алып барыла.

Объектта юлүткәргечнең яр һәм арадаш терәкләрен, пролет төзелешен, күпергә якынлашу юлларын ремонтлау эшләре башкарылачак. Шулай ук юл төзүчеләр күперне өем белән тоташтыру, деформацияле җөйләр һәм күпер өслеген төзү буенча чаралар башкарачаклар. Күпер өемендәге конусларны матрац-габион конструкцияләр белән ныгыту, цинкланган ике металл баскыч ясау да планлаштырылган.

Күпернең озынлыгы 54 метр, хәрәкәт полосалары саны – 6, хәрәкәт полосасының киңлеге - 3,75 метр, исәпләнгән йөкләнеш – Н-30, НК-80.

Автотранспорт юл үткәргечне ремонтлау вакытында юл хәрәкәтен оештыруның вакытлы схемасы буенча йөри.

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмасы - «ВОЛГА-АВТОДОР» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International