Татарстан башкаласында юл илкүләм проекты буенча ремонтланган «космик» урамнар бар

2025 елның 12 апреле, шимбә

Бүген кешенең космоска беренче очуына 64 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан күп кенә төбәкләрдә төрле вакытта атаклы космонавтлар, Ватан космонавтикасы үсешенә һәм космоска очу белән бәйле вакыйгаларга зур өлеш керткән галимнәр хөрмәтенә аталган урамнар, парклар һәм скверлар барлыкка килде. Татарстан да искәрмә түгел. Республикада космик атамалы урамнарны илкүләм проект кысаларында тәртипкә китерәләр.

Әйтик, Казанда 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Яңа Савин районында Гагарин урамында Ибраһимов проспектыннан Ярослав Гашек урамына кадәр 0,78 км озынлыкта ремонт ясалган. Бу урамга очучы-космонавт, Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагарин исеме бирелгән.

Шулай ук Казанда 2019 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Ибраһимов проспектыннан Хәсән Туфан урамына кадәр Академик Королев урамына 1,5 км озынлыкта ремонт ясалган.бу урам совет галиме, конструктор һәм СССРның ракета - космик техникасы һәм ракета коралын җитештерүне оештыручы Сергей Павлович Королев хөрмәтенә аталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International