«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Гадел Кутуй урамы Гвардия урамыннан алып Казан шәһәренең Совет районындагы Альберт Камалеев проспектына кадәр 1,1 км озынлыкта һәм 4 полоса киңлектә ремонтланачак.
Объектта юлчылар 19 мең кв.метрдан артык мәйданда Югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәячәкләр, гомуми мәйданы 2 мең кв. метр булган тротуарларны ремонтлаячаклар, 1 300 погон метр юл ташын һәм 950 погон метр тротуар ташын алыштырачаклар.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 19 юл билгесе, 5 тукталыш павильоны һәм юл билгеләре куелачак.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда илкүләм проект кысаларында республикада юл-төзелеш чаралары исәбенә агломерацияләр автомобиль юлларының һәм Россиянең терәк челтәренә керүче төбәк юлларының норматив торышының кимендә 85% саклап калырга кирәк. Шулай ук, илкүләм максат буларак, 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив халәткә җиткерү билгеләнгән. Шул ук вакытта 2025 елда республикада норматив халәтнең кимендә 52,2% ирешергә кирәк.