Татарстанда милли проект кысаларында Әлмәт районында 18 км дан артык автомобиль юлы яңартылачак

2025 елның 2 апреле, чәршәмбе

2025 елда «Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча Әлмәт районында гомуми озынлыгы 18 км дан артык булган 5 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.

Аерым алганда, Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районында «Казан – Оренбург» автомобиль юлының Кәләй станциясе участогына, 0,0 - 6,9 чакрым аралыгына капиталь ремонт ясалачак. 

Шулай ук Әлмәт муниципаль районында Әлмәт – Азнакай автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак, 1,7 – 6,0 чакрым аралыгы. 

Әлмәт муниципаль районында Рус Акташы – Кузайкино, Әлмәт – Мөслим һәм Әлмәт – Чупай автомобиль юллары участокларында автомобиль юлларына һәм ясалма корылмаларга ремонт ясалачак. 

Исегезгә төшерәбез, 2025 елдан юл чаралары «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 

Агымдагы елда илкүләм проект кысаларында республикада юл-төзелеш чаралары исәбенә агломерацияләрдәге автомобиль юлларының һәм Россиянең терәк челтәренә керүче төбәк юлларының норматив торышының кимендә 85% саклап калырга кирәк. Шулай ук, илкүләм максат буларак, 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив халәткә җиткерү билгеләнгән. Шул ук вакытта 2025 елда республикада юлларның норматив торышын кимендә 52,2% китерүгә ирешергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International