Бүгеннән башлап, су басу һәм Зөя елгасында су күтәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында ике түбән сулы күпер ябыла.
Бу «Вольный Стан - Кыят – Яшевка» гомуми файдаланудагы региональ әһәмияттәге автомобиль юлындагы күпер. Автомобиль транспортын әйләнеп чыгу юл хәрәкәтен оештыру схемасы нигезендә гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының гамәлдәге челтәре буенча гамәлгә ашырылачак.
Шулай ук «Казан – Ульяновск» - Килдураз күпере буенча гомуми файдаланудагы региональ әһәмияткә ия автомобиль юлында хәрәкәт вакытлыча чикләнә.
Күперләр су басу беткәнче ябыла.