Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. Үз чыгышында министр Татарстан Республикасы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Агымдагы елда Министрлык, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, 2024 елда Татарстан Республикасы гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясады, аларның килеп чыгу сәбәпләре ачыкланды, юл-транспорт һәлакәтләренең туплану урыннары, потенциаль-куркыныч участоклар, аварияләр зоналары һәм авыр нәтиҗәләргә китергән аерым юл-транспорт һәлакәтләре булган участоклар билгеләнде.
«Башкарылган эш нәтиҗәләре буенча авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарда ачыкланган авария - хәвефле участокларны бетерү һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру буенча чаралар билгеләнде», - дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.
«Барлык 135 участок буенча да куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән инженерлык чаралары расланган», - дип белдерде министр.
Юл эшләре планын, шул исәптән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар булдырылды. Республиканың 9 районында автомобиль юлларының 14 участогында тротуарлар төзү планлаштырыла. Шулай ук торак пунктлар аша уза торган региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында, 31 муниципаль районның гомуми озынлыгы 70 км дан артык булган 48 участогында ясалма яктырту урнаштыру планлаштырыла.
Моннан тыш, икенчел юллар, торак пунктлар урамнары тоташкан урыннарда, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм мәгариф оешмалары янында автомобиль юлларында 20 район территориясендә 74 ясалма тигезсезлекурнаштыру күздә тотыла. Шулай ук барьер тибындагы металл киртәләр урнаштыруның адреслы исемлеге формалаштырыла.