Татарстанда юл илкүләм проекты буенча 2024 елда башланган эшләр дәвам итәчәк

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларында, 2025 елда юл эшләре программасы нигезендә 2024 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башланган  объектлар буенча эшләр дәвам итәчәк.

Әлеге объектлар арасында - Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында Алексеевск - Югары Колок автомобиль юлын капиталь ремонтлау эше бар, аның озынлыгы 4,4 км. Эшләрне «Алексеевскдорстрой» ААҖ подряд оешмасы башкара.

Моннан тыш, 6 ясалма корылмада эшләр дәвам итәчәк. 

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән чаралар авыл халкы өчен төп социаль һәм башка хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген арттырды, юллар ремонтланган һәм төзелгән торак пунктларда аларның керемнәрен арттырды. Күп кенә кешеләрнең яшәү рәвеше үзгәрде, яңа перспективалар барлыкка килде. Әлеге эш «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында да дәвам итәчәк, ул барлык кулланучылар өчен юл хәрәкәте иминлеген һәм сыйфатын арттыруга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча агымдагы елда 200 км дан артык автомобиль юлы норматив хәлгә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International