Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Тәтеш муниципаль районы хакимиятендә 2025-2030 елларда Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасында транспорт һәм юл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Тәтеш, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Яшел Үзән районнары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә 2025 елда һәм якындагы биш елга муниципалитетларда транспорт хезмәте күрсәтү һәм юллар белән тәэмин итү темасы буенча фикер алыштылар.
Юллар төзелеше өлкәсендә министр республиканың юлларны норматив хәлгә китерү планына кимендә 85% ирешүен әйтте һәм әлеге күрсәткечне саклап калу кирәклеген билгеләп үтте. «Тормыш өчен Инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив күрсәткечләргә җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә сезнең районнардагы юлларның агымдагы торышын аңларга кирәк», - диде министр.
Транспорт тармагы буенча министр әйтүенчә, 2030 елга шәһәр һәм агломерацияләрдәге җәмәгать транспортының хәрәкәтчән составының 85% норматив хәлгә китерү бурычы бар. Шулай ук цифрлы платформа булдыру бурычы да бар. Әлеге эш министрлык һәм муниципалитетлар белән берлектә башкарылачак.
Моннан тыш, төбәкара, муниципальара пассажирлар йөртү, тимер юл һәм су транспорты темалары буенча фикер алыштылар, аерым алганда, мәктәп, вахта транспорты һәм башка мәсьәләләр каралды.