Бүген ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Тукай районында булды һәм эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда Тукай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, «Главтатдортранс» ДКУ һәм район хакимияте вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында министр якын арада республиканың муниципаль берәмлекләре белән дүрт куст киңәшмәсе уздырачагын әйтте. Зоналарның берсе - Кама агломерациясе. Очрашуларда республиканың төбәк юлларын ремонтлау мәсьәләләре каралачак. Агымдагы елда Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу вакытында зыян күргән юл участокларын торгызу эшләре башкарылачак. «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 2030 елга төбәк юлларының 60% норматив күрсәткечләргә җавап бирү бурычы бар. Шуңа күрә сезнең райондагы юлларның агымдагы торышын аңларга кирәк», - диде министр.
Шулай ук куст киңәшмәләре барышында пассажирлар йөртү ситуациясен җайга салу мәсьәләләре турында да фикер алышачаклар. «Муниципалитетларга район территориясе аша уза торган төбәкара һәм муниципальара, шәһәр яны һәм муниципаль автобус маршрутлары челтәрен, шулай ук тимер юл, елга һәм һава транспортыннан файдалану мөмкинлеген өйрәнергә кирәк», - дип ассызыклады Фәрит Хәнифов.
Очрашу азагында министр район җитәкчелегенә куст киңәшмәсенә әзерләнергә кушты.