«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениясы 2024 ел эшчәнлегенә йомгак ясады

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

Бүген «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениясында 2024 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов, Ространснадзорның Идел буе федераль округы буенча төбәкара территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов, учреждение җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре катнашты. Хисап доклады белән учреждение директоры Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.

2023 ел белән чагыштырганда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 2024 елда 83 фактка кимегән, яралылар — 36 кешегә. Шуның белән бергә, һәлак булучылар саны кырыктан артыкка арткан. Вәзгыятьне министрлыклар, ведомстволар һәм оешмаларның тагын да активрак уртак тырышлыгыннан башка үзгәртү мөмкин түгел. «Юл хәрәкәте иминлеге» учрежденясы — бу системаның аерылгысыз элементы. Учреждение эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча дәүләт йөкләмәсен үтәде.

Үз чыгышында министр Фәрит Хәнифов республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында сөйләде. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә, Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында булган юл-транспорт һәлакәтләренә анализ ясый, юл-транспорт һәлакәтләренең туплану урыннарын, потенциаль-куркыныч участокларны, аварияләр зоналарын һәм авыр нәтиҗәләргә китергән аерым юл-транспорт һәлакәтләре булган участокларны билгели.

Агымдагы елда юл эшләре планын гамәлгә ашыру кысаларында тротуарлар төзү, торак пунктлар аша уза торган гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында ясалма яктырту урнаштыру, барьер тибындагы металл киртәләр урнаштыру, икенчел юллар, торак пунктлар урамнары кушылган урыннарда, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары һәм автомобиль юлларында мәгариф оешмалары янында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру планлаштырыла. 

«2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гомуми кулланылыштагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында гомуми озынлыгы 190 км дан артык булган эшләр башкару һәм 22 ясалма юл корылмасын норматив хәлгә китерү планлаштырыла», - дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.

Илкүләм проекты кысаларында планлаштырылган чараларны үткәрү эре шәһәр агломерацияләрендә норматив таләпләргә 85,27% ка туры килә торган юл челтәре өлеше, норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юллары өлеше 52,23% ка ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International