«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2024 елда Казан, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар башкарылды.
Агломерацияләр объектларында ремонт эшләре барышында 2,21 км ясалма яктырту һәм 11 492 п.м. тротуар урнаштырыла, шулай ук 4 576 пог. м велосипед юллары төзелә. Моннан тыш, 1 405 юл билгесе, 584 пог.м металл барьер киртәләре куелган һәм алыштырылган, 689 пог.м җәяүлеләр өчен киртәләр, 35 150 пог.м юл билгеләре, 36 тукталыш пункты һәм 20 җәяүлеләр кичүе төзекләндерелгән.
Әйтик, Казан шәһәренең Яңа Савин районының Гаврилов урамында (Маршал Чуйков урамыннан Хөсәен Ямашев проспектына кадәр) 27 юл билгесе, 125 пог.м җәяүлеләр киртәләре, 325 пог.м тротуарлар, 2 җәяүлеләр кичүе, 2 ясалма тигезсезлек һәм 2 автобус тукталышы урнаштырылган. Әлеге чаралар юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркынычсызрак һәм уңайлырак шәһәр мохите булдыруга ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, республикада 2025 елда юл чаралары «Тормыш өчен инфраструктура» яңа илкүләм проекты кысаларында дәвам итәчәк. Агымдагы елда агломерацияләр автомобиль юлларының һәм Россиянең терәк челтәренә керүче региональ юлларның кимендә 85% норматив хәлдә тотарга кирәк.