“Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы үткәрелде

2013 елның 28 октябре, дүшәмбе
      28 октябрьдә Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта 2013 нче елның 9 аенда “Татнефть” ААҖнең бюджет үтәлеше һәм агымдагы елның ноябренә бюджет расланды.
      Директорлар советы геологик өйрәнүләрдә һәм нефть ятмаларын эшкәртүдә яңа технологияләр куллануның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат тыңлады.
     Утырышта шулай ук бүлендек һәм бәйле предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелек мәсьәләләре каралды. Хәзерге вакытта “Татнефть” компанияләре төркеменең бердәм хуҗалык итүче объект буларак эшләве билгеләп үтелде. Ул җитештерү күләмен арттыруны һәм тотрыклы финанс алуны тәэмин итә.
    Утырышта шулай ук “Әлмәт нефть” идарәсенең җитештерү нәтиҗәлелеген һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү буенча эш оештыру хакында фикер алыштылар. Идарәдә бу максаттан идарә итү процессларын стандартлаштыру, технологик процессларны автоматлаштыру һәм мәгълүмат технологияләрен кертү бурычлары гамәлгә ашырылган.
      Директорлар советында шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International