Яңа махсуслаштырылган пространство терәк-хәрәкәт аппараты бозылган кешеләр, кресло-коляскаларда йөрүчеләр, күз күреме начар булып этләр белән йөрүчеләр өчен уңайлы утырту урыннары белән җиһазландырылган.
"Юдино вокзалында "Россия тимер юллары" ААҖ "Мобильлеккә ярдәм Үзәгенең" көтү залы тимер юл объектларында киртәсез мохитне үстерү кысаларында ачылды. Бу Горький тимер юлында мондый пространство оештырылган беренче шәһәр яны вокзалы. Бу Россия дә шундый дүртенче вокзал. Якын арада мондый көтү зоналары Удмуртия Республикасында Можга һәм Балезино станцияләре вокзалларында барлыкка киләчәк", - дип билгеләп үтте Горький пассажир җайланмалары дирекциясе башлыгы Андрей Фролов.
Яңа зонаның үзенчәлеге булып барлык категория инвалидлар өчен мөмкин булган тактиль-сенсор мәгълүмати терминал тора. Әлеге терминалның программа тәэминаты вокзал турында мәгълүматны, вокзалларда күрсәтелә торган хезмәтләрне, көтү зонасына бару кагыйдәләрен, ишарәләр теле ярдәмендә ишетү буенча инвалидларга видеоконсультацияне, поездлар хәрәкәте расписаниесен үз эченә ала.
«Россия тимер юллары» ААҖ "Мобильлеккә ярдәм итү Үзәге" тәүлек буе ял көннәресез эшли. Хезмәтләр турында мәгълүмат алырга, озатып йөрү һәм ярдәм күрсәтүгә гариза калдырырга, ерак арага йөрүче поездларда урыннарны «Россия тимер юллары» ААҖ сайтында «аз хәрәкәтләнүче пассажирлар» бүлегендә яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча резервларга мөмкин. Заявканы сәфәргә өч тәүлек кала, әмма хезмәт күрсәтү вакытына кимендә 24 сәгать кала калдырырга мөмкин.