«Актаныш – Пучы» – Иске Теләкәй» автомобиль юлы участогында капремонт эшләре төгәлләнде

2024 елның 22 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Актаныш - Пучы» – Иске Теләкәй» автомобиль юлының 0,2 – 1,8 км участогында капиталь ремонт эшләре башкарылды.

Ремонтланган участокның озынлыгы 1,53 км тәшкил иткән. Ремонт барышында иске катламнарны фрезерлау һәм яңаларын урнаштыру башкарылган. Яңартылган участокның буеннан буена горизонталь юл билгеләре ясалган.

Төзелеш 2024 елга юл эшләре Программасында каралган чаралар кысаларында башкарылган. Проектлаучысы - «Институт АгроТрансПроект» ҖЧҖ, генераль подряд оешмасы - «Татавтодор» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International