Мәскәүдә Транспорт атнасы кырларында «Россия Федерациясе субъектларында интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм перспективалары» семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
Семинарда ИТС нәтиҗәлелеген бәяләү системасын эшләү кирәклеге, кайбер эре агломерацияләр мисалында ИТС кертү буенча чараларны тормышка ашыру, гамәлгә кертү мәсьәләлре һәм аларны җиңеп чыгуның мөмкин булган вариантлары, шул исәптән башка темалар буенча фикер алыштылар.
Министр урынбасары үз чыгышында безнең төбәк тәҗрибәсе белән уртаклашты, транспортта хәрәкәт куркынычсызлыгын арттыруга ярдәм итә торган системаларны үстерү буенча төп юнәлешләр турында сөйләде. Артем Чукин билгеләп үткәнчә, республикада соңгы 15 ел дәвамында интеллектуаль транспорт системасы элементлары системалы рәвештә үсә, мәсәлән, фотовидеофиксация комплекслары, юл хәрәкәте белән идарә итүнең адаптив системасы, автомат рәвештә авырлыкны контрольдә тоту һәм башкалар.
Министр урынбасары шулай ук 2011 елдан Татарстан Республикасында юллар тармагының Геомәгълүмат системасы эшләнүен искәртте. Система "Главтатдортранс" ДКУ техник чараларында эшли, өзлексез үсә һәм модернизацияләнә.
Төбәктә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияләү комплекслары да эшли, алар куркынычсызлыкны тәэмин итүдә нәтиҗәлелек күрсәттеләр. "Бүген система юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урыннарда урнаштырыла торган мәгълүматларны республика Дәүләт автоинспециясенең мәгълүматларны эшкәртү үзәгенә автомат режимда тапшыра торган 1 меңнән артык заманча стационар, күчмә һәм мобиль очкыч җайланмаларыннан торган челтәр булып тора», - дип өстәде Артем Чукин.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан республика «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Юл хуҗалыгын үстерүнең Гомумсистема чаралары» федераль проекты кысаларында 300 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрне үз эченә алган шәһәр агломерацияләрендә юл хәрәкәте белән идарә итү процессларын автоматлаштыруны күздә тоткан «Интеллектуаль транспорт системаларын кертү» чарасын гамәлгә ашыруда катнаша.
"2020 елдан 2023 елга кадәр ИТС проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә 99 светофор объекты җайлаштырылган, 88 фотовидеофиксация комплексы һәм 200 камера урнаштырылган. Төбәк юлында 110 детектор, 15 метеостанция, 15 табло, 2 авырлык контроле пункты урнаштырылган, барлык бу системалар транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасына интеграцияләнгән», - дип сөйләде Артем Чукин.