«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы «Актаныш – Мөслим» автомобиль юлында, 84+917 чакрым, Казанчы елгасы аша күпер реконструкцияләнде. Чараны гамәлгә ашыру өчен РФ һәм ТР бюджетыннан 96 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Күпернең озынлыгы 26,3 метр, күпер белән эшләү участогының озынлыгы - 0,085 км тәшкил итә. Юлүткәргечнең йөрү өлеше киңлеге - 6 м, хәрәкәт өчен полосалар саны – 2. Күпернең исәпләнгән йөкләнеше - А-14, н-14.
Объектта терәкләр төзү, машина йөрү өлешендә монолит тимер-бетон плитә кору, деформацион җөйләр урнаштыру һәм конусларны монолит бетон белән ныгыту эшләре башкарылган. Шулай ук барлык технологик катламнары булган күпер өслеген, күпердә су агызу һәм чистарту корылмаларын, шул исәптән су агызу лотокларын, транспорт иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрелде.
Эшләрне генераль подрядчы - «ТР күперләре» ҖЧҖ башкарды, заказчы - «Главтатдортранс» ДКУ, генераль проектлаучы - «Эксперт» ҖЧҖ.