Юл хезмәтләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында 1,290 км озынлыктагы IV - техник категорияле Мамадыш - Теләче автомобиль юлын ремонтладылар.
Объектта а16нн тибындагы асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 9 мең квадрат метрдан артык мәйданда ЩМА-8 вак таш-мастика асфальт-бетоныннан өслекнең өске катламын урнаштыру һәм юл кырыйларын М-400 маркалы вак таш белән ныгыту буенча чаралар гамәлгә ашырылган.
Эшләр «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы тарафыннан башкарылды.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда милли проект буенча төбәк автомобиль юлларында гомуми озынлыгы 70 км дан артык булган 53 объектта ремонт ясалган. Агымдагы елга финанслау 2,2 млрд сум тәшкил итә. Программаның тиешле өлеше буенча 2017 елдан 2024 елга кадәр 802,8 км ремонтланган. Норматив халәткә мондый автомобиль юлларының өлеше 46,3% тан 51,6% ка кадәр арттырылды.