Республиканың юл хезмәтләре кышкы чорда автомобиль юлларына хезмәт күрсәтергә әзер

2024 елның 30 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында юлларны тәртиптә 9 подряд оешмасы тота. Автомобиль юлларын кышын карап тоту өчен 1 109 берәмлек техника бар. Бозлавыкка каршы материалларның 90% ы әзерләнгән. Юл оешмаларының 55 ком базасы бозлавыкка каршы материаллар әзерли. Бүгенге көнгә тиешле күләмнең 90% ы әзерләнгән.

«Автомобиль юлларын профильләштерү, юл кырыйларын планировкалау, кювет канауларын чистарту буенча чаралар оештырылды. Су үткәргеч торбалар ябык, күпер корылмалары кышкы чорда файдалануга әзер», - дип сөйләде бүген матбугат туры барышында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык секторы мөдире Кәрим Нурмөхәммәтов.

«Метеохәлне һәм автомобиль юлларының торышын контрольдә тотуны ведомство геомәгълүмат системасы ярдәмендә алып барабыз. Автомобиль юлларының челтәрендә урнашкан 83 автоматик юл метеостанциясе файдаланыла. Торак пунктларның урам-юл челтәрләрен үз эченә алган җирле әһәмияттәге автомобиль юллары өлешендә муниципалитетлар белән эш алып барабыз. Юлларны тәртиптә тоту өчен контрактлар төзелде», - дип өстәде ул.

«Татнефтедор» оешмасында техника 100% ка әзер. Әлмәт районында кышкы чорда юлларны карап тотуга 43 берәмлек техника әзерләнгән, шул исәптән катнаш юл машиналары, тракторлар, грейдерлар һәм башкалар.

«Татнефтедор» оешмасы Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы тугыз районда төбәк һәм федераль әһәмияттәге юлларга хезмәт күрсәтә. Компаниянең автопаркы 560 берәмлек махсуслаштырылган юл техникасын үз эченә ала, шуларның 263 кышкы вакытта юлларны карап тотуга җәлеп ителәчәк. Барлык транспорт чаралары ГЛОНАСС системасына тоташтырылган.

«Алексеевскдорстрой» оешмасының шулай ук юл техникасы алты участокта да кышкы шартларда эшләү өчен тулысынча әзерләнгән: Алексеевск, Биләр, Әлки, Спас, Яңа Чишмә һәм Алабуга районнарында. Монда 133 машина эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International