«Имин юллар» Бөтенроссия олимпиадасында Татарстанның 134 меңнән артык укучысы катнашты

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

«Имин юллар» Бөтенроссия олимпиадасы «Учи.ру» белем бирү платформасында 24 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр барды. Анда республиканың 134 мең 234 укучысы катнашты.

Биремнәрдә җәяүлеләр кичүләрендә һәм автомобиль транспортында, шулай ук шәхси мобильлек чараларын кулланганда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләренә игътибар юнәлтелде - 2023 елда бу темалар мәктәп укучылары өчен иң катлаулысы булып чыкты.

Онлайн-ярыш «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә бишенче ел рәттән уздырыла. Агымдагы елда бөтен Россия буенча олимпиадада катнашу нәтиҗәсендә юл грамоталылыгы дәрәҗәсен якынча 5,5 млн укучы күтәрде, бу узган ел белән чагыштырганда 10% ка күбрәк.

Барлыгы исә, 5 ел эчендә, 20,8 миллионнан артык катнашучы юл грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәргән иде. Чараны Россия транспорт Министрлыгы, Россия эчке эшләр Министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе, Россия мәгариф Министрлыгы һәм «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә «Милли приоритетлар» оешмасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International