Татарстан юлларында үткән тәүлектә юл-транспорт һәлакатендә 2 кеше һәлак булган

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
      Татарстанда 22 октябрьдә 18 юл-транспорт һәлакате булган, алар нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган һәм 18 зыян күргән.
      Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама автомобиль юлының 64 нче чакрымында “Шевроле авео” автомобиле йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган, һәм кюветка әйләнеп капланган. Йөртүче шунда ук һәлак булган, ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Пассажир хастаханәгә китерелгән.      
      Республика юлларында үткән тәүлектә 29 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 40 очрагы - каршы як юлга чыгу, 42 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 496 факт - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International