Роман Владимирович Старовойт һәм Артем Владимирович Жога «Юл 2024» күргәзмәсендә республика стендын карадылар

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе Транспорт министры Роман Владимирович Старовойт һәм Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Артем Владимирович Жога «Юл 2024» Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы стендында булдылар.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министры урынбасары Артем Викторович Чукин «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән уңышлы тормышка ашырылучы республиканың кайбер социаль әһәмиятле программаларын билгеләп үтте.

Агымдагы елда торак пунктларда вак таш-ком катнашмасыннан түшәлгән 110 километр юл  челтәрен норматив хәлгә китерү буенча эшләр башкарылган, торак пунктларның 193 километр юл  челтәре ремонтланган, гаилә фермаларына, терлекчелек комплексларына һәм бакча ширкәтләренә 11,1 километр озынлыкта 23 подъезд төзелгән, шулай ук 9,4 километр озынлыкта 5 балалар сәламәтләндерү лагерьларына керү юллары төзелгән. Әлеге эшләрнең гомуми озынлыгы 323,5 километр тәшкил итте.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда 106 километр автомобиль юлы норматив хәлгә китерелде, бу 2024 ел йомгаклары буенча агломерацияләр юл челтәре норматив торышының 85,01% һәм төбәк юлларының норматив торышының 51,6% ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International