19 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Брикс саммитын уздыру чорында Казан - Аэропорт - Казан шәһәр яны поездларының расписаниесе үзгәрәчәк

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Әлеге маршрутлар буенча алты вагонлы заманча электропоездлар йөриячәк. Вагоннар яңа эргономик утыргычлар, сыйдырышлы багаж киштәләре, велосипедлар кую урыннары, һаваны зарарсызландыручы климат системалары белән җиһазландырылган. Һәр өч урынлы диван астында гаджетларны зарядкалау өчен розеткалар урнаштырылган. Түбән платформага чыгуны җайлаштыра торган өстәмә кузгалмалы баскыч бар.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны:

- «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru;

- 8 800 550 53 93 телефоны;

- «РЖД Пассажирлар» мобиль кушымтасы;

- шәһәр яны билет кассаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International