Роман Витальевич Новиков «Юл 2024» күргәзмәсендә республика стендын карады

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

«Росавтодор» федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Витальевич Новиков «Юл 2024» махсуслаштырылган күргәзмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы стендында булды. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Викторович Чукин төбәктәге вәзгыять һәм юл-төзелеш эшчәнлегенең алдагы планнары турында сөйләде.

2024 елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 106 чакрым автомобиль юлларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Ремонтланган юлларның озынлыгы 2017 елдан 1 784 километр тәшкил итәчәк, бу 2024 ел йомгаклары буенча агломерацияләр юл челтәренең норматив торышының 85,01% һәм төбәк юлларының норматив торышының 51,6% тәэмин итәчәк.

Моннан тыш, 2024 елда милли проект кысаларында гомуми озынлыгы 745 погон метр булган 19 ясалма корылманы (күперләр һәм юлүткәргечләр) файдалануга тапшыру планлаштырыла. Барлыгы 2022 елдан алып 2024 елга кадәр республикада милли проектны гамәлгә ашыру барышынды  гомуми озынлыгы 3 947 погон метр булган 55 объект норматив хәлгә китереләчәк.

Шулай ук милли проект кысаларында республиканың Казан һәм Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү гамәлгә ашырыла. 2024 елда Казан агломерациясендә мондый системаларның өлгерү дәрәҗәсе икенче дәрәҗәгә җитте, ә Чаллы агломерациясендә беренче дәрәҗә тәэмин ителде.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы территориясендә эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. М-12 «Көнчыгыш» автомобиль юлы төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Хәзерге вакытта республиканың Яр Чаллы һәм Түбән Кама сәнәгать шәһәрләрен әйләнеп уза торган М-7 «Идел» автомобиль юлы участогын төзү, «Алексеевск-Әлмәт» участогында «Шәле – Баулы» автомобиль юлын төзү, шулай ук М-7 «Идел» юлының Башкортостан Республикасы чигенә кадәрге әйләнеп уза торган урынын реконструкцияләү дәвам итә.

Әлеге чараларны башкару нәтиҗәсендә республикада беренче техник категорияле автомобиль юлларының озынлыгы 458 километрга артачак, бу 2022 ел күрсәткеченнән ике мәртәбә артыграк.

Автомобиль юлларын, ясалма корылмаларны норматив хәлгә китерү, интеллектуаль транспорт системаларын кертү, шулай ук эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру 2025 елдан «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектын, Татарстан Республикасы буенча юл эшләренең федераль һәм региональ программаларын гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International