Россия Федерациясе транспорт Министрлыгы һәм Федераль юл агентлыгы ярдәмендә 2024 елда юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Свердловск өлкәсе башкаласы Екатеринбургта 15-17 октябрьдә XI Халыкара махсуслаштырылган «Юл 2024» күргәзмәсе уздырыла.
Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы делегациясе катнаша. «Юл 2024» күргәзмәсенең эшлекле программасы чаралары быел «Екатеринбург-Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә гамәлгә ашырыла. Дәүләт юл хуҗалыгы тармагының төп вәкилләрен, шул исәптән Россия Федерациясе субъектларының профильле ведомстволары, юл-төзелеш техникасы һәм җиһазлары һәм материаллар җитештерү оешмалары җитәкчеләрен, шулай ук автомобиль юллары берлегенең төп экспертларын берләштерә. Күргәзмә кысаларында Россиянең аерым төбәкләрендә юл объектларын ачу тантанасы, компанияләр һәм оешмаларның үз эшчәнлекләре һәм тармакта казанышлары турында тәкъдир итүләре, тематик конференцияләр һәм семинарлар планлаштырылган.
Планлаштырылган очрашулар кысаларындагы дискуссияләрнең төп темаларына түбәндәгеләр керә:
- «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру;
- «Яшәү өчен инфраструктура» яңа милли проекты;
- Юл хәрәкәте иминлеге чаралары;
- Юл сервисының күпфункцияле зоналарын оештыру;
- Тармакны цифрлаштыруны гамәлгә ашыру;
- Икенчел ресурсларны материал буларак куллану;
- Тармак өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү.
Күргәзмәнең йомгаклау көнендә Бөтенроссия юл хуҗалыгы хезмәткәрләре съездын уздыру планлаштырыла, анда катнашучылар «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының үтәлешен һәм 2030-2035 елларга кадәр юл хуҗалыгы тармагын үстерү буенча тәкъдимнәрне анализлаячаклар.