Спас районының Йолдыз авылы каты өслек белән капланган юл белән тоташтырылган

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
         V техник категория нормативы буенча төзелгән 2,715 км озынлыктагы яңа юл Йолдыз торак пунктын республика әһәмиятендәге юл белән тоташтырды. Хәзер монда 146 кеше яши.
       Шулай ук Спас районында реконструкциядән соң хәрәкәт өчен Антоновка-Татар Такталысы автомобиль юлы ачылды. 4,8 км озынлыктагы юл “Россиянең транспорт системасы үсеше (2010-2015 еллар)” федераль максатчан программа кысаларында 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән IV техник категория нормативы буенча төзелгән. Ул Татар Такталысы торак пунктына төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларга чыгу мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта авылда 297 кеше яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International