“Иске Салман – Иске Такталы” автомобиль юлының 6,1 км озынлыктагы участогы эксплуатациягә тапшырылды. Юл 3 м киңлектәге ике хәрәкәт полосасы белән IV техник категория нормативы буенча төзелгән. Иске Такталы авылында бүгенге көнгә 323 кеше яши.
Реконструкциядән соң 5 км озынлыктагы “Алексеевское-Высокий Колос-Юлдыз” автомобиль юлы хәрәкәт өчен ачылды. Объект 4,5 м киңлектәге бер хәрәкәт полосасы белән юл нормативы V техник категория буенча проектлаштырылган.