27 сентябрьдә Бөтендөнья туризм көне билгеләп үтелә. Уңайлы, куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар — кирәклек кенә түгел, ә регион үсешенә һәм аның туристлар өчен җәлеп итүчәнлегенә чын өлеш кертү.
Бүген, бәйрәм көнендә исегезгә төшерәбез, туристлык объектларына юл эшләре шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында да башкарыла. Агымдагы елда милли проект буенча республиканың 90 км дан артык автомобиль юлларын һәм 700 погон метрдан артык күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Эшләр сәяхәтчеләр туристлык объектларына күчү өчен файдалана торган эре агломерацияләр территорияләрендә һәм региональ автомобиль юлларында башкарыла.
Агымдагы елда, мәсәлән, Болгар шәһәренә таба бара торган «Алексеевское-Высокий Колок» - Базяково – Тукай автомобиль юлының 1,5 чакрымы ремонтланган. Моннан тыш, участок норматив хәлгә китерелгән һәм «Алексеевск – Биләр» автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күперне реконструкцияләү бара, ул Биләр авылына күчү өчен хезмәт итә.