Агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 90 км дан артык автомобиль юлларын һәм 17 км урам челтәрен ремонтлау планлаштырыла. Моннан тыш, милли проект кысаларында 14 күпер төзелә һәм реконструкцияләнә. Ремонт 12 күпер корылмасында оештырылган.
Автомобиль юлларында һәм күпер корылмаларында федераль реестр нигезендә яңа һәм иң яхшы материаллар һәм технологияләр куллану планлаштырыла. Бу «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының төп бурычларының берсе.
Автомобиль юлларында кайнар асфальт-бетон һәм вак таш-мастикалы асфальт-бетон катнашмаларны да кертеп юл салганда яңа стандартлар кертеләчәк. Күперләр өчен заманча гидроизоляцияләүче материаллар куллану каралган, алар конструкцияләрнең ныклыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итәчәк.
Мәсәлән, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мәләкәс авылында Мәләкәс елгасы аша күпер төзегәндә тимер-бетон конструкцияләрне заманча коррозиядән саклау технологиясе кулланыла. «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру исәбенә республика автомобиль юлларының һәм күпер корылмаларының транспорт-эксплуатация күрсәткечләрен арттыру ирешелә.