Татарстан юлларында үткән тәүлектә юл-транспорт һәлакатеннән 5 кеше һәлак булган

2013 елның 18 октябре, җомга
 
      Татарстанда 17 октябрьдә 24 юл-транспорт һәлакате булган. Аларда 5 кеше һәлак булган һәм 29 зыян күргән.

      Кичә Мәскәү-Уфа автомобиль юлының Биектау районы турысындагы 812 нче чакрымында “Рено Меган” белән идарә иткән 1981 елгы хатын-кыз юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як юлга хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып чыккан һәм “Рено Логан”га бәрелгән. Нәтиҗәдә, куркынычсызлык каешыннан файдаланмаган хатын-кыз шунда ук һәлак булган, ә икенче машина рулендагы ир кеше хастаханәгә озатылган. “Рено Логан” рулендагы кешене фаҗигадән куркынычсызлык каешының тиешенчә эләктерелгән булуы коткарган.

      Чистай-Түбән Кама юлының 67 нче чакрымында фаҗига белән төгәлләнгән транспорт һәлакәте дә шушы ук сәбәптән дип фаразлана: “ВАЗ-2114” машинасында барган егет зур тизлектә каршы як юлга чыгып “Ока”га бәрелгән. Ләкин, “Ока”ның рулендагы ир кеше хастаханәгә озатылса да, табиблар аны исәннәр арасында саклап кала алмаган. Шушы ике автомобильдә пассажир буларак барган хатын-кызлар да хәзер хастаханәдә.

      Шулай ук Түбән Кама-БСИ-Котловка автомобиль юлының 6 нчы чакрымында “ГАЗ-3110” белән идарә иткән ир кеше юл хәрәкәтен тәэмин итмәслек тизлектә барып, билгесез берәүне бәрдергән. Җәяүленең дә юл йөрү кагыйдәләрен бозып, тиешсез урыннан юлга кинәт килеп чыгышы булган. Җәяүле өчен юлда төнге очрашу фаҗига белән төгәлләнгән.

      Чаллының “Закамье” базасы территориясендә “МАН” руленда барган ир кеше җәяүлене таптаткан һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Оператив эзләү чаралары барышында әлеге зат тотылган. Әмма җәяүле, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелсә дә, имгәнү-җәрәхәтләнүләреннән җан биргән.

      Ә бүген Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлының Зәй районы турысындагы 42 нче чакрымында “ВАЗ-2115” белән идарә иткән 1974 елгы хатын-кыз каршы як юлга чыккан һәм КамАЗга бәрелгән. “ВАЗ-2115” йөртүчесе һәм әлеге автомобильнең ике пассажиры шунда ук һәлак булган.

      Татарстан территориясендә үткән тәүлектә генә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 96 очрагы - каршы як юлга чыгу, 26 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 354 факт - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International