«Татавтодор» ААҖ, «Татнефтедор» ҖЧҖ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ, «Каздорстрой» ААҖ, «Шешмадорстрой» ҖЧҖ, «БРУС» ҖЧҖ, «МДСУ-1» ҖЧҖ һәм «Чистопольский автодор» ҖЧҖ подрядка алынган оешмаларга кышкы һава шартларында 13 585 км дан артык төбәк әһәмиятендәге юлларны карап тоту көтелә. 37 383 тонна тоз әзерләнгән инде – бу ихтыяҗның 96% һәм 125 360 тонна ком-тоз кушылмасы (91%). 214 катнаш юл машиналары (90%), 131 автогрейдер (94%), 516 кар чистартучы машина (96%), 90 ротор (90%) төзекләндерелгән һәм тулысынча кыш көне эшләргә әзер.