Республика юлларында үткән тәүлектә генә 37 кешенең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 112 очрагы - каршы як юлга чыгу, 34 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 437 факт - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.