Казанда сәгать 7.50 Ямашев проспекты һәм Короленко урамы кисешү урынында ВАЗ-2112 автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәргән. Хатын-кыз юлны тиеш булмаган урында чыга торган булган. Хатын-кыз шифаханәгә китерелгәч ЮТҺ алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.
Биектау районында сәгать 10.10 Каменка-Дөбьяз-Әтнә автомобиль юлының 4 нче километрында “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе каршы як юлга чыккан һәм “Ниссан Мурано” автомобиле белән бәрелешкәннәр. “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. ЮТҺ алган җәрәхәтләрдән шифаханәдә һәлак булган.
Сәгать 15.00 Ютазы районында Верхнее Старле-Каразирек-Уруссу автомобиль юлының 26 нчы километрында ВАЗ-2110 автомобиле йөртүчесе кюветка төшеп киткән. Пассажир алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук һәлак булган. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Арча районында сәгать 18.15 Арча-Әтнә автомобиль юлының 3 нче километрында “Шевроле Лачетти” автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек сайламаган, каршы як юлга чыккан һәм трактор белән бәрелешкәннәр. “Шевроле” автомобиле йөртүчесе һәм ике пассажир (хатыны һәм кызы) алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук һәлак булганнар. Салондагылар куркынычсызлык каешын эләктермәгәннәр, кыз бала махсус балалар утыргычына утыртылмаган булган.