Билетлар “Татарстан” авиакомпаниясенең әлеге һәм башка рейсларына сатуда инде. Тулырак мәгълүматны tatarstan.aero сайтында, яисә 8(800) 555-39-93 кайнар линия телефоны аша белеп була.
Рейсларда багаж ташу нормасы стандарт кала – 5 кг кул йөге һәм 20 кг багаж.
«Татарстан» авиакомпаниясе Татарстан Республикасының милли ташучысы һәм Идел буе федераль округының эре төбәк авиакомпаниясе булып тора. БДБ һәм Европа илләренә, РФ буенча 40 юнәлештә регуляр рейслар башкара.