“Электр транспорты” проектын тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре чыгарылды

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
      “ДорТрансЭкспо” махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында оештырылган “Электр транспорты” проектын тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәлнең нәтиҗәләре чыгарылды.

      “Электр транспорты” федераль инновацион проектын тормышка ашыруның хәле һәм перспективалары турында фикер алышынганда түгәрәк өстәлдә катнашучылар транспортның әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүен киметү зур иҗтимагый әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Транспортның әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтысының өлеше 40% тәшкил итә, иң күп зыянны автомобиль транспорты китерә. Транспорттан булган пычрануларның уртак структурасыннан алганда 60% якыны автомобиль транспорты өлешенә туры килә.

      Транспорт системасының әйләнә-тирә мохиткә булган тискәре йогынтысын киметү буенча төп юнәлешләрнең берсе булып “Электр транспорты” федераль инновацион проектын тормышка ашыру тора. Аның максаты – пассажирлар йөртү, логистика, коммуналь хуҗалык өлкәсендә чыгымнарны киметү, куркынычсызлыкны һәм транспорт экологиясен арттыру, шәһәр транспортының шавы дәрәҗәсен киметү максатыннан яңа транспорт чаралары төрен һәм инфраструктура объектларын проектлау, төзү һәм эксплуатациягә кертү.        

       Әлеге проектны тормышка ашыру буенча шартлар тудыру өчен түгәрәк өстәл утырышы катнашучылары Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына “Электр транспорты” федераль инновацион проектын тормышка ашыру буенча эш төркеме оештырырга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International