Идел-Кама төбәге кыш көне эшләр өчен кар чистарту техникасын әзерли

2013 елның 14 октябре, дүшәмбе
         Куйбышев магистраленең Идел-Кама төбәге кыш көне эшләр өчен кар чистартучы юл техникасын әзерләүне тәмамлый. Түбән температурада, кар яуганда һәм буран булганда, тәүлекнең караңгы вакытында кар чистартучы юл техникасының эзлексез эшләве өчен комиссия тикшерүе үткәрелә. Тикшергән вакытта белгечләр хәрәкәттәге составның техник, янгынга каршы, санитар-гигиеник хәленә игътибар итәләр.

          Хәзерге көнгәкар чистарту техникасынының күп өлеше төзекләндерелгән һәм комиссия белән кабул ителгән.   

          Идел-Кама төбәгенең Түбән Кама юнәлешендәге территориядә кар күп вакытта ФРЭС-2 кар чистарту техникасы белән файдаланачаклар. Ул 4,5 м тирәнлектә булган кар көртләрен дә чистарта, карны 50 метр ераклыкка кадәр ташлый ала.

          Идел-Кама төбәгенең кар чистарту техникасын кышка әзерләү 1 нче ноябрьгә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International