Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 8 маршрут буенча пассажирлар ташуга конкурс игълан ителде

2013 елның 10 октябре, пәнҗешәмбе
        Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.

      Конкурста муниципалитетлар арасында йөрүче түбәндәге маршрутлар уйнатылачак: № 619 «Чистай-Яр Чаллы-Чистай»; № 615 «Чистай-Алабуга-Чистай», № 127 «Чистай-Чув.Чубоксарка-Чистай»; № 616 «Чистай-Казан-Чистай»; № 614 «Чистай-Әльмәт-Чистай»; № 618 «Чистай-Аксубай-Чистай»; № 617 «Чистай-Түбән Кама-Чистай» и № 128 «Чистай-Биләр».

       Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 11 ноябрендә сәгать 12.00 кадәр кабул ителәчәк.

        Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  

       Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ru “Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс” бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-14 телефоннары аша белергә була.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International