Татарстанда үткән тәүлектә 21 юл-транспорт һәлакате булган

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
      Татарстан юлларында 8 нче октябрьдә 21 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Аларда 2 кеше һәлак булган һәм 28 зыян күргән.

      Татарстан территориясендә үткән тәүлектә 30 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 125 очрагы - каршы як юлга чыгу, 27 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 446 факт - куркынычсызлык каешын элкәтермәү теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International