29 апрельдә велосипедчылар өчен «Содружество» ШЯПК Казан – Свияжск шәһәр яны поездын билгели

2024 елның 27 апреле, шимбә

29 апрельдә Казан – Зөя станциясе – Зөя утравы маршруты буенча велотур узачак. Чарада катнашучыларны йөртү өчен «Содружество» ШЯПК дүрт вагонлы Казан – Зөя – Казан шәһәр яны поездларын билгели.

Казан-1 тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда катнашучыларны җыю 09.00 сәгатьтә. Казан станциясеннән поезд 10.15 сәгатьтә китәчәк, Зөя станциясенә 11.25 сәгатьтә киләчәк. Шулай ук 11.11 сәгатьтә Яшел Дол станциясендә тукталыш каралган. Кире юнәлештә поезд Зөя станциясеннән 17.10 сәгатьтә китәчәк. Казанга 18.23 сәгатьтә килә.

Станциядән утрауга һәм кирегә туристлар велосипедта баралар. Утрауда бушлай экскурсия программасы каралган. Шәһәр яны поездында велосипедлар йөртү дә бушлай.

«Содружество» ШЯПК сәламәт яшәү рәвеше идеясен хуплый һәм Казан велосипедчылары белән берлектә үз полигонында даими рәвештә велотуралар оештыра. Соңгы өч елда аларда мең ярымнан артык велосипедчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International