2023 елда тимер юлларда контейнерлар ташу 18% ка диярлек арткан

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2023 елда Горький тимер юлы чикләрендә барлык төр элемтәләрдә 163 меңгә якын йөкле һәм буш ЕФЭ (TEU) контейнерлары ташылган, бу узган ел күрсәткеченнән 17,8% ка югарырак.

Эчке элемтәдә 82,2 мең ЕФЭ (+19%), экспортта 80,5 мең ЕФЭ (+16,4%) җибәрелгән.

2023 елда барлык төр элемтәләрдә йөкләнгән контейнерлар саны 95,7 мең ЕФЭ (+12%) тәшкил итте, шул исәптән:

  • урман йөкләре - 31,5 мең ЕФЭ (2022 ел дәрәҗәсенә карата +60%);
  • химикатлар һәм сода -30,6 мең (+7%);
  • кәгазь -20,4 мең (+6%).

Контейнерларда 2023 елда 1,9 млн тоннадан артык йөк ташылган (+14,7%).

ЕФЭ (TEU) – егерме футлы эквивалент, сыйдырышлылыкны үлчәүнең шартлы берәмлеге, озынлыгы 20 фут (6,1 м) булган стандарт йөк контейнеры ИСО (ISO) үлчәмнәренә туры килә.

Белешмә:
Горький тимер юлы ААҖ филиалы «РЖД» Россия Федерациясенең 15 субъекты территориясе буенча уза, алар арасында 8 өлкә (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Вологда, Рязань, Ульяновск), 6 республика (Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл, Башкортостан) һәм Пермь крае.

На Горьковской магистрали действует 366 станций, из которых порядка 230 ведут грузовые операции. Среди крупнейших сортировочных станций – Нижний Новгород-Сортировочный, Лянгасово, Юдино, Агрыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International