Горький тимер юлы яңа ел бәйрәмнәренә өстәмә поездлар рейсларын арттыра

2023 елның 22 декабре, җомга

Өстәмә ике поезд Горький тимер юлында яңа ел бәйрәм көннәренә билгеләнгән. Алар 2023 елның 22 декабреннән 2024 елның 7 гыйнварына кадәр Мәскәү – Түбән Новгород һәм Казан – Санкт – Петербург маршрутлары буенча йөриячәк.

Казаннан өстәмә поезд 25, 27, 29 һәм 31 декабрьдә, шулай ук 2, 4 һәм 6 гыйнварда 05:25 сәгатьтә китәчәк, икенче көнне 06:47 сәгатьтә Санкт-Петербургка киләчәк. Нева шәһәреннән состав 26, 28 һәм 30 декабрьдә, шулай ук 1, 3, 5 һәм 7 гыйнварда 16:00 сәгатьтә китәчәк һәм Казанга икенче көнне 19:15 сәгатьтә киләчәк.

Мәскәүдән өстәмә состав 22 декабрьдә 16:50 һәм 25 декабрьдә 21:25 сәгатьтә китә, Түбән Новгородка 22 декабрьдә 23:07 Һәм 26 декабрьдә 03:34 сәгатьтә килә. Идел буе башкаласыннан поезд 24 декабрьдә 23: 20 сәгатьтә Мәскәүгә киләчәк 05: 30 сәгатьтә.

Юл йөрү документларын «ФПК» АҖ билет кассаларында, «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук «РЖД Пассажирларга» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.

Ерак арага йөрүче поездлар расписаниесе турында өстәмә мәгълүматны «РЖД» ААҖ клиентларга ярдәм итү үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай шалтырату), шулай ук «РЖД»ААҖ рәсми сайтында белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Горький тимер юлы буенча элегрәк яңа ел бәйрәм көннәренә 248 өстәмә поезд рейсы билгеләнгән иде. Шулай ук Түбән Новгород – Мәскәү һәм Түбән Новгород – Киров маршрутлары буенча «Ласточка» тиз йөрешле поезды вагоны саны арттырыла.

Белешмә:
Горький тимер юлы ААҖ филиалы «РЖД» Россия Федерациясенең 15 субъекты территориясе буенча уза, алар арасында 8 өлкә (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Вологда, Рязань, Ульяновск), 6 республика (Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл, Башкортостан) һәм Пермь крае.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International