Бүген, 11 ноябрьдә, «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
2023 елда конкурс 8 нче тапкыр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен бу юлы 33 дәүләт органыннан 74 хезмәткәр килгән. Конкурс 2 этапта уздырыла.
Беренче этапта конкурста катнашучылар Татарстан Республикасы законнарын белү һәм дәүләт телләрен белү дәрәҗәсенә тест узды. Экспертлар шулай ук хезмәткәрләрнең эшлекле, интеллектуаль сәләтләрен һәм аналитик сыйфатларын бәяләде. Аларның һөнәри компетенцияләрен һәм идарә итү сәләтләрен бәяләүгә, шулай ук командада эшләүгә аерым игътибар бирелә. Беренче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 36 конкурсант конкурсның икенче этабына үтте.
Икенче этапта конкурс комиссиясе әгъзалары, шул исәптән ТР Раис Администрациясе җитәкчесе А.А.Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Секретаре Л. Н. Маврина, ТР юстиция министры Р. И. Заһидуллин, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе А. С. Сәлимгәрәев һ. б. катнашында финалистлар үзләре әзерләгән проект эшләрен тәкъдим иттеләр.
Министрлыкта Кәрим Альфредович хезмәтне саклау һәм экологик куркынычсызлык секторын җитәкли. Моннан тыш, юл төзелешендә яңа һәм иң яхшы технологияләрне куллану, интеллектуаль транспорт системаларын кертү, күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү өлешендә «имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кураторлык итә.
Кәрим Нурмөхәммәтов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында бакалавриат һәм магистратураны «Күперләр һәм транспорт тоннельләре» профиле буенча отличие белән тәмамлый. Хәзерге вакытта аспирантурада укуын дәвам итә һәм «Автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге белән идарә итү» дисциплинасы буенча укытучылык эшчәнлеге алып бара.
Кәрим «Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге» иҗтимагый Оешмасының яшьләр советы җитәкче урынбасары сыйфатында иҗтимагый эшчәнлек белән бергә эшли.
Хезмәттәше зур казанышлары белән котлыйбыз! Сиңа чын күңелдән барлык эшләрдә уңышлар телибез. Барысы да синең өчен иң яхшы һәм уңайлы итеп төзелсен, ә бәхет барлык ниятләр белән бергә булсын! Без синең белән горурланабыз!