Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында «Казан – Ульяновск» - кондитер фабрикасы» автомобиль юлында 1,1 чакрым озынлыкта Карлы елгасы аша күпер төзекләндерелде. Төзекләндерү эшләре «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында үткәрелде.
Генераль проектлаучы - "ТрансПроектСервис" ҖЧҖ, генераль подрядчы булып "Сорс" ҖЧҖ чыкты. Әлеге чараларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 70 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Төзекләндерелгән күпернең өске өлешенең зурлыгы җитәрлек түгел, шул нәтиҗәдә күпер су астында кала һәм күпер артындагы җәяүлеләр юлы юыла иде. Гамәлдәге тротуар тиешле юл таләпләренә һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгының гамәлдәге таләпләренә туры килмәү сәбәпле җәяүлеләргә уңайсызлыклар тудыра иде. Юл хезмәте хезмәткәрләре күперне тулысынча яңадан төзекләндерделәр һәм күпер янындагы юлны да җәяүлеләр өчен яңадан карап габаритларын үзгәрттеләр. Күперне реконструкцияләү кысаларында шулай ук 0.4 кВ электр үткәргеч линиясен, югары басымлы газүткәргеч һәм суүткәргеч линиясен яңадан көйләү эшен башкардылар.
Хәзерге вакытта күпер норматив авырлыгы буенча да, хәрәкәт куркынычсызлыгы буенча да гамәлдәге таләпләргә туры килә.