Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 24 июньнән алып 6382 номерлы Йошкар-Ола - Казан һәм 6383 номерлы Казан - Йошкар-Ола поездларының составы арттырыла.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә поездлар ике вагон йөриячәк.
Шәһәрара поездларның йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча җентекле мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча, "РЖД Пассажирларга" мобиль кушымтасында, "Содружество" ППК компаниясе сайтында алырга мөмкин.