Бер ел элек Казан-2 транспорт-күчеп утыру терминалы ачылдыБер ел элек Казан-2 транспорт-күчеп утыру терминалы ачылды

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

 

       Бер ел элек Восстание станциясе (пассажирлар паркы) чикләрендә Татарстан өчен яңа булган объект - Казан-2 күчеп утыру төене терминалы ачылды. Хәзер монда тимер юл транспорты - шәһәр янында йөри торган һәм ерак араларга баручы поездлар, шәһәрара автобуслары, шәһәр транспорты агымы берләшкән.

      Пассажирлар терминалының мәйданы – 7890 кв.м., ул барлык заманча таләпләргә туры килә.

      2013 елның яңа җәйге графигында Восстание станциясе аша 23 пар ерак араларга баручы транзит пассажир поездлары, шулай ук 7 пар Арча-Яшел Үзән юнәлешендәге шәһәр янында йөрүче поездлар үтә. Тәүлегенә уртача 6000 пассажирга хезмәт күрсәтелә.

      Билгеләп үтәргә кирәк, Казан-2 транспорт-күчеп утыру төене Мәскәү-Түбән Новгород-Казан-Екатеринбург маршруты буенча югары тизлекле хәрәкәтнең үсеш перспективаларын исәпкә алып проектлаштырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International