Май бәйрәмнәрендә өстәмә шәһәрара поездлар билгеләнә:
- 1 май һәм 9 май Ижевск - Кез - Ижевск һәм Яр Чаллы - Бөгелмә- Яр Чаллы поезды;
- 8 май һәм 9 май Казан - Йошкар-Ола - Казан һәм Йошкар-Ола - Яранск - Йошкар-Ола поезды.
30 апрель һәм 7 майда Яр Чаллы - Бөгелмә - Яр Чаллы һәм Ижевск - Кез - Ижевск поезды.
Шулай ук май бәйрәмнәре көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен шәһәрара поездларының составы арта:
- Казан - Түбән Новгород - Казан;
- Казан - Сосновка - Казан;
- Казан - Кизнер - Ижевск;
- Ижевск - Кизнер - Казан;
Ижевск - Түбән Кама - Ижевск;
Ижевск - Ува - Ижевск.
Тулы мәгълүматны алу өчен:
- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
-«РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында;
- «Содружество» https://sodruzhestvoppk.ru.