19 май Nordwind авиакомпаниясе Казан Халыкара аэропортының төп ташучысы булу сәбәпле "Россия-Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисади форумы кысаларында Мәскәү - Казан арасында өстәмә рейс куя.
Мәскәүдән өстәмә рейс Шереметьево аэропортыннан 07:30 сәг булачак, юлда 1 сәг. 35 минут. Казаннан 20:30 сәгатьтә, юлда 1 сәг. 40 минут.
Очу Airbus A330 уңайлы ВС очкычында башкарылачак. Билетларны авиакомпания сайтында алырга мөмкин.