Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында техник советның чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Главтатдортранс» ДКУ, «Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП, КДАТУ, «Татнефть» ГАҖ, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, подряд һәм проект оешма вәкилләре катнашты.
Чара барышында күперләр төзелешендә заманча композит материалларны куллану, шулай ук Татарстан Республикасында асфальт-бетон катнашмаларга модификацияләүче өстәү материалларн кушу мәсьәләләре каралды.