Corendon Airlines Төркия лоукостеры Бигеш аэропортының яңа эшлекле партнеры булды. Очышлар расписаниесе кысаларында авиакомпания "Бигеш" халыкара аэропортыннан Антальяга чартер рейсларын куя.
Чартер программа 24 апрельдә старт ала һәм 2023 елның 27 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Атнага дүрт рейс 189 пассажир сыешлы уңайлы Boeing 737-800 һава судноларында башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук язгы-җәйге сезонда Антальяга "Бигеш" аэропортыннан даими нигездә Red Wings авиакомпаниясе авиарейслары да булачак. Авиарейслар 2023 елның 6 маеннан 28 октябренә кадәр чорга планлаштырылган.